Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт бүлекләре башлыкларына 45 яңа машина тапшырылды.
Яңа Lada Granta автомобильләре ачкычлары Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан бүлек башлыкларына тапшырылды.
Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин , Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашты.