Менделеевск ГАИ транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен җәзаларның катгый булуын искә төшерә: штраф 30 мең сум тәшкил итә, шулай ук 1,5 елдан 2 елга кадәр хокукларыннан мәхрүм итү каралган.
Кабат хокук бозу очрагында машина йөртүчегә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный, билгеле бер вазыйфаларны биләү яки 3 елга кадәр конкрет эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю мөмкинлеге бар.