Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «ышанам ки, фән Министрлыгы – иң мөһим ведомстволарның берсе, чөнки нәкъ менә белем дәрәҗәсе кешенең үз уңышын да, бөтен илнең суверенитетын да билгели. Без Валерий Николаевич белән фракция Президиумында очрашкан идек инде, һәм мине алдынгы инженерлык мәктәпләрен алга таба үстерү мәсьәләсе кызыксындырды. Безнең Татарстан Республикасында шундый дүрт мәктәп бар, һәм, әлбәттә, без аларның безнең төбәк өчен реаль алга китеш ноктасына әверелүен телибез. Бу программа дәвам итәчәк, ә Дәүләт Думасы монда һәрьяклап ярдәм итәчәк, дип килештек».
«Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты 2022 елда илнең технологик суверенитетын тәэмин итәчәк югары квалификацияле инженер кадрларын әзерләү максаты белән төзелде. Проектка 160 югары технологияле индустриаль предприятие җәлеп ителгән, алар ике ел эчендә мәктәпләрне үстерү программаларына 19,5 млрд сум акча керткән. 2022 елда 30 инженерлык мәктәбе ачуга ирешелде. Сайлап алуның икенче дулкыны нәтиҗәләре буенча 2023 елның декабрендә тагын 20 мәктәп яңа уку елыннан эшли башлаячак.
Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин бу программаны тагын 50 Инженерлык мәктәбенә киңәйтергә тәкъдим итте, шул рәвешле ил буенча шундый 100 үзәктән торган челтәр җәелдерергә тәкъдим итте.