РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, закон проекты авторларының берсе Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «парламентарийлар төркеме, шул исәптән мин дә, Президент Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән кече һәм урта бизнеска кредит каникуллары алу мөмкинлеге турында Федераль закон проектын эшләде һәм Дәүләт Думасына кертте. Исегезгә төшерәм, әлеге инициатива «Бердәм Россия» мәйданчыгында туган, һәм без Президентка аңа ярдәм иткәне өчен рәхмәтле»..
Үзмәшгуль гражданнар өчен кредитның максималь күләме 10 млн сум, микропредприятиеләр өчен – 60 млн сум, кече предприятиеләр өчен – 400 млн сум, урта предприятиеләр өчен – 1 млрд сум тәшкил итәчәк