Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән кисәтү килде:  2024 елның  8 августы 00 сәгатьтән  21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә:

 - төнлә һәм иртән томан;

- көндез дә, кичен дә яшенле яңгыр,  15-18 м/с җилнең көчәюе көтелә, боз явуы ихтимал.

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы фаразы: 2024 елның 8 августында урыны белән урманнар буенча 3 класс көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганны  көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә бозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International