Менделеевск районы кибетләрендә профилактик чаралар.

2024 елның 23 августы, җомга

Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе.

Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре профилактик сәфәр барышында Менделеевск районы кибетләре хезмәткәрләре белән кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар - укулар үткәрделәр.

Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен раслау турында»гы карарын аңлаттылар   

Чара барышында Кулланучылар хокукларын бозуга бәйле конкрет ситуацияләрне һәм аларны хәл итүнең оптималь юлларын карадылар. Белгечләр сатучыларны кызыксындырган кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җаваплар бирделәр.

Барлык катнашучыларга да кулланучы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати белешмәләр бирелде һәм Чаллы территориаль органының кайнар линиясе эше турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International