Татарстанда кече һәм урта бизнес белән мәшгульлек 15 мең кешегә арткан

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда эшмәкәрләр һәм бизнес белән шөгыльләнүче гражданнар саны арта.

Әйтик, августта 2024 елның июль ае белән чагыштырганда эшмәкәрләр саны 101,6% ка яки 2,7 мең берәмлеккә арткан һәм 171,5 мең субъект тәшкил иткән.
"Бизнеста эшләүче гражданнар санында да уңай динамика күзәтелә. Бүген аларның саны 769,3 мең кеше тәшкил итә. Ел башына үсеш - 102,0% яки 14,9 мең кеше», - дип сөйләде икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Аның сүзләренә караганда, икътисадый активлык үсеше федераль һәм республика чараларының комплекслы системасы белән бәйле, алар шул исәптән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм җитештерүне киңәйтүгә, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. 2024 елда республика эшмәкәрләренә финанс ярдәме күләме 55 млрд сумнан артып китте.

Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды күбесенчә җитештерү секторы бизнесына еллык 4,5% ташламалы шартларда микрозаймнар бирә. Кредитлар 3 елга кадәр 5 млн сумга кадәр бирелә. Республикада эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә - алар өчен ставка 4,5% тан башлана. Татарстан Республикасы гарантия фонды залог белән тәэмин ителеш җитмәгәндә 0,5% тан киметелгән ставка буенча кредит суммасының 70% ка кадәр поручительлек бирә. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ташламалы шартларда ярдәм күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International