Менделеевскида Татарстан көненә багышланган рәсми чаралар махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар мемориалына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды. Ватандашларыбызны батырлык үрнәкләрендә тәрбияләп, киләчәк буыннарга алар турындагы истәлекне саклап калу һәм тапшыру мөһим.
Чарада район башлыгы Радмир Беляев, Татарстан Республикасы Рәис вәкиле, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, хәрби оешмалар берлеге әгъзасы һәм Батырлык ордены кавалеры Эдуард Шәрәфиев, "Ватанны саклаучылар" фондының Татарстан Республикасы филиалының социаль координаторы Миләүшә Макарова, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары катнашты.