Менделеевскида Ватанга хезмәт итү юлын сайлаган геройларыбыз - Менделеевск районының данлыклы уллары хөрмәтенә 19 мемориаль такта ачылды.
"Безнең геройлар турында хәтер мәңге яшәргә тиеш. Без киләчәк буыннарны якташларыбызның каһарманлыгы үрнәкләрендә тәрбияләргә, буыннарга батырлыклары турында истәлек тапшырырга тиешбез. Алар Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан бабаларыбыз истәлегенә лаек. Болар-данлыклы буын җиңүчеләренең токымнары. Бу сугышчыларның һәрберсе-герой!",- дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Радмир Беляев.
Каһарманнарыбыз мәңгелек хәтердә!