«Игелек кәрҗине " акциясе

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Турай авыл җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары өчен «Игелек кәрҗине» акциясе узды.

Җирлек башлыгы Гөлнара Багданур кызы һәм депутат Марсель Александрович мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре белән очрашып, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Балаларга исә тәм-томнар һәм спорт аяк киеме эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International