Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарның янгын куркынычы югары булу турында кисәтү
2024 елның 8 сентябреннән 13 сентябренә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булачак.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
- спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;
- беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык төямәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.