"Республика Рәисе кушуы буенча Татарстанның дәүләт программаларында нәтиҗәле катнашуын тәэмин итү һәм төбәк икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшне дәвам итәм. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә агымдагы нәтиҗәләр турында фикер алыштык һәм киләчәк багланышлар өчен мөһим мәсьәләләрне билгеләдек», – дип шәрехләде Когогина.
Агымдагы елның 8 аенда Татарстан предприятиеләре дәүләт программалары буенча 49,7 млрд сум федераль акча алган. Шул исәптән «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» программасы буенча 44,5 млрд сум 16 сәнәгать предприятиесенә максатчан субсидияләр, аерым алганда индустриаль парклар инфраструктурасын үстерүгә 4 субсидия. Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан 5 млрд сумлык 14 татарстан проекты финансланды, тагын 8,89 млрд сумлык 11 гариза каралды. Моннан тыш, «сәнәгать ипотекасы» инструменты кысаларында 189 млн сумлык 3 ташламалы кредит килешүе төзелгән.
Республикада 18 эш төркеме төзелде, аларның һәрберсен Дәүләт Думасы депутаты яки Федерация Советы әгъзасы җитәкли, ә составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре-илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша федераль акчаларны Татарстан икътисадына җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын тормышка ашыру. Татарстан агымдагы елда 27 дәүләт программасында, 13 илкүләм һәм 50 төбәк проектында катнаша.