Яңа вазифага билгеләнү

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Менделеевск районы башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе итеп Закусилов Андрей Викторович билгеләнде.

Андрей Викторович 1974 елның 18 маенда Тадҗик ССРның Калининабад шәһәрендә туа.
2008 елда «Янгын куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Урал дәүләт янгынга каршы хезмәте институтын, 2018 елда «Технологик машиналар һәм җиһазлар» белгечлеге буенча Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында башлаган.. Соңгы эш урыны: Менделеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пункты баш белгече.

Әйдәгез, Андрей Викторовичка нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа вазифасында уңышлар телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International