Альфия Когогина: Гарантии и доплаты наставникам будут закреплены законом

2024 елның 8 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы остаз вазыйфаларын башкаручы хезмәткәрләрнең хезмәтен җайга салуга юнәлдерелгән закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Россия Президенты Владимир Путин хезмәт законнарына үз вазыйфаларыннан тыш тәҗрибәсе азрак булган хезмәттәшләренә тизрәк җайлашырга һәм һөнәргә ия булырга ярдәм итүче хезмәткәрләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр эшләргә кушты. Без кабул иткән инициатива остазларга гарантияләрне һәм өстәмә түләүләрне закон нигезендә беркетә».

Закон проекты тарафыннан «хезмәт өлкәсендә остазлык» төшенчәсе кертелә – эш бирүче кушуы буенча эшченең язма ризалыгы нигезендә  хезмәткәргә башка хезмәткәр алган һөнәр буенча җитештерүдә һәм эш урынында эшләү күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм күрсәтү буенча эш башкару.

Эш бирүче остазлык эшен тапшыра торган хезмәткәр белән хезмәт килешүендә яисә өстәмә килешүдә мондый эшнең эчтәлеге, сроклары һәм башкару рәвеше күрсәтелә дип карала.

Хезмәткәрләргә остазлык өчен түләүләрнең күләмнәре һәм шартлары:

- федераль дәүләт учреждениеләре, РФ субъектларының дәүләт учреждениеләре, муниципаль учреждениеләр РФ законнары белән билгеләнә;

- башка оешмалар коллектив шартнамәләр, килешүләр, локаль норматив актлар белән билгеләнергә мөмкин.

Хезмәткәргә остазлык өчен түләүләрнең күләмнәре һәм шартлары, остазлык буенча эшнең эчтәлеген һәм күләмен исәпкә алып, эш бирүчедә гамәлдә булган хезмәт өчен түләү системалары нигезендә хезмәт шартнамәсе яисә өстәмә килешүләр белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International