Менделеевскида «Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе узды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

"Игелек ярминкәсе"ндә халык кулдан эшләнгән әйберләрне җирле кул осталарыннан сатып ала алды.

Чара Бөтендөнья хәйрия көненә багышланган иде. Ярминкә үзенең төрлелеге белән гаҗәпләндерде. 

«Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр приюты хезмәткәрләре, шулай ук С.Гассар исемендәге мәдәният йортының «Талантлы Әбиләр» клубында катнашучылар (җитәкчеләре Людмила Афанасьева, Марина Тихонова, Венера Хәйретдинова, Әнисә Кәлимуллина, Венера Әхмәтшина, Татьяна Бурусова һәм Наталья Куприянова) яңа ел сувенирлары, картиналар, бизәнү әйберләре, кулдан эшләнгән уенчыклар,  чәчәк композицияләре, бәйләнгән бияләйләр, оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим иттеләр Барлык җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы безнең егетләргә ярдәм итүгә тапшырылачак. 

- Мондый акцияләргә торган саен күбрәк кеше кушыла бара. Гомуми эштә катнашырга һәм безнең яклаучыларга хәзер ярдәм итәргә кирәк. Без кечкенә генә өлеш кертергә, егетләребезгә Җиңүне якынайтырга ярдәм итәргә телибез, - диде Людмила Афанасьева. 

«Игелек ярминкәсе» нә килүчеләр, хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдереп, егетләребез өчен хатын-кызлар кулы белән эшләнгән эшләнмәләрне рәхәтләнеп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International