Татарстан нотариуслардан мөрәҗәгатьләр буенча Идел буе федераль округында лидер булды

2024 елның 20 декабре, җомга

​Шул ук вакытта күчемсез милек объектларына хокукларны нотариаль документлар буенча теркәү вакыты бер көннән дә кимрәк.

Татарстан Росреестры 2024 елның 10 аенда Идел буе федераль округы буенча нотариуслардан мөрәҗәгатьләрне теркәү буенча лидерлар рейтингында беренче урында тора.

Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы мәйданчыгында узган «түгәрәк өстәл» дә яңгырады. Эшлекле очрашу барышында Татарстан Росреестры һәм күчемсез милекне теркәү өлкәсендә нотариаль бергәлекнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Агымдагы елда төбәк Росреестрына нотариуслардан электрон рәвештә 88,5 мең мөрәҗәгать кергән, бу гомуми санның 94% составляет тәшкил итә.  Татарстан Росреестры вәкилләре билгеләп үткәнчә, документларны электрон рәвештә Росреестрга җибәрү нотариуслар өчен 2019 елдан мәҗбүри булды (бирелгән мирас хокукы турында таныклыклар һәм милек хокукы турында таныклыклар өлешендә, №338-ФЗ). Моннан тыш, нотариаль килешүләр буенча хокукларны теркәүне тизләтү һәм оптимальләштерү өчен Федераль нотариаль палата һәм Росреестр мәгълүмати хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын расладылар. Шушы һәм башка яңалыклар нәтиҗәсендә хәзерге вакытта Татарстанда нотариаль документлар буенча күчемсез милек объектларына хокукларны теркәүнең уртача вакыты 24 сәгатьтән кимрәк.

"Нотариаль бергәлек безнең төп партнерларыбызның берсе булып тора, ул безнең белән бергә республика территориясендә Росреестрның дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыру өстендә эшли. Үзара җайга салынган нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу уңайлылыгын тәэмин итә алдык һәм исәпкә алу-теркәү гамәлләре срокларын сизелерлек кыскарта алдык», - дип хәбәр итте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

"Нотариат, нотариатның бердәм мәгълүмат системасын һәм ведомствоның рәсми сайты сервисларын кулланып, Росреестр белән автоматлаштырылган режимда хезмәттәшлек итә. Әлеге механизмны гамәлгә ашыру күчемсез милек өлкәсендә гражданнар әйләнешен тизләтергә, шул ук вакытта куркынычсызлыкны саклап калырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы Президенты Ольга  Гришина.

Шулай ук түгәрәк өстәл барышында нотариаль бергәлек вәкилләренә күчемсез милек өлкәсендә законнарга планлаштырылган үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерелде. Аерым алганда, Дәүләт Думасында якын туганнары булмаган кешеләр арасында күчемсез милек бүләк итү шартнамәләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгын билгеләү турындагы закон проекты карала (РФ ГК 574 маддәсенә үзгәрешләр кертү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International