Менделеевскида «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уены узды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Менделеевскида «Аҗаган 2.0»хәрби-патриотик уены узды. Уен «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды.

"Аҗаган 2.0" 10-12 апрель көннәрендә Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 160 укучы катнашты.

 Программада түбәндәге сынаулар булды:

✅ гомуми хәрби саклау комплектын кию
✅Беренче медицина ярдәме күрсәтү;
✅Тарих буенча тестлар;
✅Автоматны җыю һәм сүтү;
✅Ату;
✅Предметны тәгәрәтү;
✅Шуышып чыгу;
✅Зыян күрүчене күчерү;
✅ Яткан килеш гәүдәне күтәрү;
✅Тартылу.


Муниципаль этап йомгаклары буенча:

Өлкән төркем:  
1 урын - «3 нче номерлы лицей кадетлары" командасы  
2 урын - «Абсолют» командасы  
3 урын - «М шәһәре» командасы  

Урта төркем:  
1 урын - «Абсолют " командасы  
2 урын - «3 нче номерлы лицей кадетлары" командасы 
3 урын - Георгиевский исемендәге команда  

Кече төркем:  
1 урын - «Абсолют " командасы  
2 урын - Георгиевский исемендәге команда  
3 урын - «3 нче номерлы лицей кадетлары" командасы 

- Бу уен безгә үзебезне күрсәтергә, эштә һәркемнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә, потенциалны ачарга һәм онытылмаслык хис - кичерешләр белән тулыланырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте уенда катнашучыларның берсе. 

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты яшьләрнең талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән. Илкүләм проект үзәгендә-мәктәпләр төзү һәм ремонтлау, педагогларның квалификациясен күтәрү, укытуның яңа методикаларын һәм укыту өчен уңайлы шартлар булдыру. 
 

Сылтама буенча фотоотчет: https://vk.com/album-111648146_308415162

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International