Тиешле сыйфатта булмаган товарны кире кайтару алгоритмы.

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Күп кенә кулланучыларга сатып алынган товарларын сыйфатсыз булу сәбәпле кире кайтарырга туры килде. Кулланучыларның сыйфатсыз товарны кире кайтару хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 статьясында язылган.

Әгәр сезгә сыйфатсыз товарны сатып алу урыны буенча кайтарырга кирәк икән, иң элек, аныкларга:

1.       Товар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керәме.

2.       Сыйфатсыз товарга гарантия срогы беткәнме яки юкмы, ә бәлки гарантия бөтенләй булмагандыр.

Бу гамәлләрегезнең эзлеклелеген гамәлдәге законнарны исәпкә алып планлаштыру өчен кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларга сыйфатсыз товарны кибеткә кайтарганда гамәлләр алгоритмын тәкъдим итәләр:

1.       Ике нөсхәдә язма дәгъва төзергә, анда законның 18 статьясы нигезендә сату-алу шартнамәсен өзү һәм акчаны кире кайтару турындагы таләпләрне күрсәтергә.

2.       Товарны сатып алу урыны буенча дәгъва белдерергә, кибеттәге дәгъва күчермәләренә аны тапшыру турында тамга куюны таләп итәргә һәм сыйфатсыз товарны сатучыга тапшырырга.

3.       Законның 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә сатучы сездән товар кабул итәргә һәм кирәк булган очракта 10 көн эчендә товарның сыйфатын тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш.

Әмма практикада бу сыйфатсыз кием, мебель һәм техникадан башка башка товарларны кайтарганда гына була. Сыйфатсыз техниканы кире кайтарганда сатучылар кулланучыларны сыйфатсыз товарны мөстәкыйль рәвештә сервис үзәгенә алып барырга һәм анда сыйфатын тикшерергә мәҗбүр итәләр. Бу процедурадан соң гына кибетләр кулланучылардан сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турында дәгъвалар кабул итәргә карар кыла. Кибетләрдә сатучыларның әлеге таләбе законсыз булып тора. Кибеттә дәгъваны һәрхәлдә сыйфат тикшерүен уздырганчы кабул итәргә тиешләр, ә аннары кибет сездән товарны сервис үзәгенә мөстәкыйль рәвештә илтүегезне сорарга мөмкин.

Сервис үзәгенә килгәч, уяу булыгыз. Товарның сыйфатын тикшерүгә тапшырганда, квитанцияләрдә сезнең товарның ремонтка түгел, ә нәкъ менә сыйфатын тикшерүгә тапшырылуы турындагы мәгълүматның чагылуын күзәтегез. Моннан тыш, сервис үзәге хезмәткәре квитанциядә нәрсә тутырганын игътибар белән укыгыз һәм аннары гына, әгәр сез барысы белән дә риза булсагыз, документка кул куегыз. Квитанцияне тутырганнан соң, сезгә квитанциянең күчермәсен күрсәтүләрен таләп итегез.

Күп кенә кулланучылар үз техникаларын сервис үзәкләренә сыйфатны тикшерүгә зур курку белән тапшыралар, сыйфатны тикшерү вакытында сервис үзәге хезмәткәрләре техника белән киләчәктә кулланучыны товарның сыйфатына карата нинди дә булса дәгъва белдерү хокукыннан мәхрүм итеп, кулланучыны техниканы дөрес кулланмауда гаепләү өчен теләсә нәрсә эшли алулары өчен борчылалар.

Бу уңайдан борчылмасын өчен, кулланучы сыйфатын тикшергәндә катнаша ала. Моның өчен дәгъва һәм квитанциядә товарның сыйфатын тикшергәндә катнашырга теләвегез турында мәгълүмат күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, техниканы сыйфатын тикшерүгә тапшырыр алдыннан, квитанциядә сервис үзәге хезмәткәре эксплуатацияләүнең барлык күренеп торган эзләрен: тырналган эзләрне, кыршылган эзләрне, күгәргән эзләренең булмавын, бәрелү эзләрен, сытылган һәм башкаларны теркәп куярга тиеш.  Мондый очракта, мәсәлән, телефон яки компьютерны дөрес кулланмау турында дәлилләр ясау шактый катлаулы булачак. Өстәвенә, әгәр кулланучы сыйфатны тикшерү нәтиҗәләре белән килешмәсә, һәрвакыт товарны экспертизага бәйсез эксперт үзәгенә тапшырырга мөмкин һәм әгәр экспертиза җитештерү дефектлары булу фактларын һәм товарны эксплуатацияләү, саклау яки транспортировкалау кагыйдәләрен бозмау фактларын ачыкласа, кулланучы үзенең бозылган хокукларын торгыза алачак.

Гамәлдәге законнар нигезендә кибет 10 көн эчендә сыйфатын тикшерергә һәм акчаны кире кайтарырга тиеш (законның 22 статьясы). Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы (законның 18 статьясындагы 5 пунктының 2 абзацы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International