Район прокуратурасы хәбәр итә

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

2024 елның 28 декабрендәге 557-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелде.
Законнан дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка электрон почта аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге төшереп калдырылды.

Мөрәҗәгатьне «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан, дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының бүтән мәгълүмат системасыннан йә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә гражданнарның идентификациясен һәм (яисә) аутентификациясен тәэмин итүче дәүләт органының яисә җирле үзидарә органының рәсми сайтыннан файдаланып язма рәвештә яисә электрон документ рәвешендә бирергә мөмкин булачак.

Үзгәрешләр 2025 елның 30 мартыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International