Азык-төлек һәм ашамлыклар интернет аша китерелә. Әгәр кулланучының хокуклары бозылса, нишләргә

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта күпчелек кешеләр азык-төлек һәм ашамлыклар артыннан кибеткә бару урынына азык-төлекне интернет-экспресс аша китерәләр.

Кирәкмәгән хәлләргә эләкмәс өчен кулланучыга әлеге хезмәтләрдән файдаланганда үз хокуклары турында белергә кирәк.

Күпчелек очракта продукция хуҗаларының махсус сервислары-агрегаторлар аша сатыла. Агрегатор хуҗасы һәм сатучы (башкаручы)турында мәгълүмат кулланучыларга җиткерелә («Кулланучылар хокукларын яклау турында»  1992 елның 7 февралендәге  2300 номерлы РФ Законының  9 статьсы, алга таба-закон). Агрегаторның хуҗасы кулланучыга товар (хезмәт) яки сатучы (башкаручы) турында бирелә торган мәгълүматның дөреслеге һәм тулылыгы өчен җавап бирә. Әлеге мәгълүмат сайтта урнаштырыла.  Тәкъдим ителә торган продукция яки җәмәгать туклануы продукциясе турында мәгълүмат та мөһим, ул шулай ук сайтта урнаштырылырга тиеш (законның 10 статьсының 1 пункты).

Азык-төлек сатып алганда, товарның төп куллану үзенчәлекләре, товарны әзерләү урыны, бәясе, китерүе, товар өчен түләү тәртибе турындагы мәгълүматка игътибар итәргә кирәк.

Азык-төлек продуктларының маркировкасында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: продуктның исеме; составы (шул исәптән ароматизаторлар, азык өстәмәләре, татландыргычлар, куллану аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин булган яисә авыруларның аерым төрләрендә каршы күрсәтелгән компонентлар турында белешмәләр); саны (авырлыгы яисә күләме); әзерләү датасы (әзер ризыклар өчен сәгать); яраклылык срогы; саклау шартлары; азык-төлек продуктын әзерләүченең исеме һәм урнашу урыны; куллану, шул исәптән әзерләү буенча тәкъдимнәр яисә чикләүләр; азык-төлек кыйммәте турында белешмәләр;  азык-төлек продукциясендә геннар белән модификацияләнгән организмнар кулланып алынган компонентларның булуы турында белешмәләр.

Әгәр кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатыннан канәгать түгел икән, ул үз теләге белән күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен түләүсез бетерүне; күрсәтелгән хезмәтнең бәясен тиешенчә киметүне; җәмәгать туклануы хезмәтләренә кагылса, ризыкны кабат әзерләүне таләп итәргә хокуклы.

Әгәр кулланучыга заказны вакытында китермәгән булсалар, ул неустойка хокукыннан законның 28 статьсының 5 пункты нигезендә файдалана ала.  Бу очракта туклануны китерү минутларда һәм сәгатьләрдә исәпләнә, димәк, кулланучы заказны үтәү вакыты узган һәр сәгать өчен заказның гомуми бәясеннән өч процент күләмендә неустойка алырга хокуклы.

Ел саен бөтен дөньяда Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр үткәрә.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 2024 елда түбәндәге девиз астында уза: "Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект" - "Fair and responsible Al for consumers".

Барлык теләүчеләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультация алырга, аларның хокуклары бозылган очракта кулланучыга кая мөрәҗәгать итәргә, дәгъва, судка дәгъва язарга мөмкин.

Игътибар итегез, 8(8552) 71-43-03 телефоны буенча "кайнар линия " эш көннәрендә 8-00 дән 12-00 гә кадәр һәм 12-45 тән 17-00 гә кадәр, җомга көннәрендә 15-45 кә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International