Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык эшкә яраксызлык электрон кәгазе түләгән.Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум юнәлдерелгән.
Медицина оешмалары тарафыннан эшкә сәләтсезлек кәгазьләре бары тик электрон документ рәвешендә генә бирелә. Медицина оешмасы хастаханә кәгазен япканнан соң һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә эш бирүчедән тиешле мәгълүматлар алынганнан соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Эшкә сәләтсезлек кәгазен ачу-озайту-ябу һәм түләү турында тулырак мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинетына килә.
"Без республиканың һәр кешесе катлаулы тормыш хәлендә тиешле ярдәм алсын өчен тырышабыз. 2025 елда без түләүләр системасын яхшыртуны дәвам итәчәкбез, аны тагын да уңайлырак һәм һәркем өчен аңлаешлырак итәчәкбез», – дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2025 елда, индексация һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, пособиеләр күләме арттырылды һәм көненә 5 673,97 сумга кадәр түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен алдагы 2 елда уртача хезмәт хакы алына. Пособие күләме иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. 8 елдан артык стаж булганда-100%, 5 елдан 8 елга кадәр – 80%, 5 елдан азрак стаж булганда – 60%. 2025 елда 8 ел стаж булганда айга пособиенең максималь күләме 172 488, 69 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Әгәр гражданнарның сораулары туа икән, консультацияне Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбе -пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассники һәм Telegram да танышырга мөмкин.