Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кешеләрне кредит алырга мәҗбүр итүче мошенниклардан яклау турындагы закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «Бүген бертавыштан гражданнарны алдау юлы белән кредит алырга мәҗбүр итүдән һәм аларның ышанычыннан явызларча файдаланудан яклаучы закон өчен тавыш бирделәр. Моның өчен заем акчаларын биргәндә «суыту чоры» кертелә, аның дәвамында финанс операцияләре башкарылмаячак: 4 сәгать — 50 меңнән 200 мең сумга кадәр, 48 сәгать — 200 мең сум өчен».
"Икенче укылышка документны яхшыртучы төзәтмәләр әзерләнгәнен билгеләп үтәм. Әгәр кредитор тиешле тикшерү чаралары үткәрмәсә, нәтиҗәдә акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылса, заемщиктан кредит килешүе буенча түләүләр таләп итәргә ярамый. Моннан тыш, кредит яки микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать иткәндә заемщикларга шәхесне төгәлрәк идентификацияләү өчен салым түләүченең идентификация номерын бирергә кирәк булачак", - дип өстәде Когогина.
ФЗ, үз көчләренә керүнең башка сроклары билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, рәсми басылып чыккан көненнән соң 180 көн узгач үз көченә керә.