Дәүләт Думасы рус телен яклауга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына закон проектын карауны тизләтергә кушкан иде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «Чит ил сүзләреннән гавами киңлектә, шул исәптән рекламада, этикеткаларда һәм элмә такталарда, массакүләм мәгълүмат чараларында качарга тырышырга кирәк. Күпмилләтле илебезнең берләштерүче көче булган рус телен башка бернинди чит тел белән дә алмаштырырга кирәкми. Дәүләт телебезне сакларга, аны саклау һәм үстерү өчен барлык шартларны тудырырга кирәк».
Документ белән чит ил сүзләрен гавами киңлектә куллануны чикләү тәкъдим ителә, коммерция билгеләрендә рус телен мәҗбүри куллану турында таләп кертелә, шулай ук кулланучыларны гавами таныштыру өчен билгеләнгән мәгълүматны урнаштырганда. Закон тәэсире астына фирма атамалары, товар билгеләре һәм хезмәт күрсәтү билгеләре эләкмәячәк.