Радмир Беляев Бөек Ватан сугышы ветеранын Ватанны саклаучылар көне белән котлады

2025 елның 21 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район башлыгы Радмир Беляев Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәк Әһли улы белән очрашты.

Бу сәфәр авыр вакытларда илебезне яклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт белән тулы мөһим мизгелгә әверелде.

Зәйнәк Әһли улы кунакларны яхшы кәеф белән каршы алды. 

"Ветеран актив тормыш рәвеше алып бара, җәмәгать эшләрендә катнашуын дәвам итә. Ул яңалыкларны кызыксынып күзәтә һәм алгы сызыкта безнең сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.",- дип билгеләп үтте үз социаль челтәрләрендә Радмир Илдар улы. 

Очрашу вакытында Зәйнәк Әһли улы һәркемгә якынлашып килүче бәйрәм белән котлауларын җиткерде һәм Ватанны саклаучылар белән горурлануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International