Әлфия Когогина: Ана капиталы программасы Президентның Федераль Җыенга Юлламасын үтәү йөзеннән озайтылды

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы ана (гаилә) капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек»  проекты федераль координаторы Әлфия Когогина: «Инициатива икенче һәм өченче укылышта ук кабул ителде. Исегезгә төшерәм, гаиләләргә ярдәм итүнең бу мөһим инструментын гамәлгә ашыруны тагын биш елга дәвам итү тәкъдиме белән Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында мөрәҗәгать итте. 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнгән һәм беренче балага 690 мең сум тәшкил итә, плюс 222 мең сум — икенче балага. Әгәр дә гаилә беренче балага сертификат алмаса, икенчесе туганда аңа 912 мең сум түләнә".

Законда ана (гаилә) капиталы программасының гамәлдә булу чорын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту карала (хәзер программаның гамәлдә булу чоры 2026 елның 31 декабренә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International