Әлфия Когогина: эчке туризмны үстерү-дәүләт сәясәтенең стратегик юнәлеше

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә броньлау төрләрен һәм шартларын билгеләү өлешендә туризм өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен киңәйтүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек»  партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Россия Президенты Владимир Путин эчке туризм үсешен дәүләтнең озак сроклы стратегиясе өстенлекләренең берсе буларак билгеләде. Закон чыгаручыларның бурычы-туристлык тармагын үстерү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Безнең тарафтан кабул ителгән закон проекты кунакханә хезмәтләре күрсәткәндә броньлау төрләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның – кулланучыларның да, кунакханә хуҗаларының да мәнфәгатьләре балансын үтәүне тәэмин итәчәк. Туристлар кире кайтарыла торган броньлау белән чагыштырганда түбәнрәк бәяләрдән броньлау мөмкинлеге алачак, ә кунакханәләр үзләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәлерәк планлаштыра алачак».

Закон проекты белән Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының туризм өлкәсендәге вәкаләтләре төгәлләштерелә, алар раслаган Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре шулай ук урнаштыру чараларында броньлау төрләрен һәм шартларын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International