Әлфия Когогина: җирле үзидарә турындагы закон проектына төзәтмәләр илебез төбәкләренең уникальлеген һәм үзенчәлеген исәпкә ала

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»закон проектын икенче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Федерация субъектлары үзләренә бер дәрәҗәле үзидарә системасына күчәргәме яки авыл һәм шәһәр җирлекләре белән ике дәрәҗәле үзидарәне саклап калыргамы икәнен үзләре хәл итә алачак. Исегезгә төшерәм, элегрәк Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстанның төбәкләрнең җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы идеясен хуплаган иде".

"Икенче укылышка әзерлек барышында без 952 төзәтмә карадык, шуларның биштән артыгы кабул ителде. Документ мөһим, системалы, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә җирле үзидарә турында законнар формалаштыруның төп этабы булып тора һәм, иң мөһиме, илебез төбәкләренең уникальлеген һәм үзенчәлеген исәпкә ала», – дип билгеләде Когогина.

Закон проекты җирле үзидарә органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең яңартылган моделен күздә тота, аларның компетенциясен һәм вәкаләтләрен төгәлләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International