Дәүләт Думасы балигъ булмаганнарга алкогольсез тонусны күтәрә торган эчемлекләрне, шул исәптән энергетикларны ваклап саткан өчен административ җаваплылык билгеләүне күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Табиблар барлык кыңгырауларны да кага – энергетиклар куллану баланың сәламәтлегенә начар йогынты ясый, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары белән бәйле проблемаларга, игътибарның таркаулыгына һәм башка бик күп нәрсәләргә китерә. Ата-аналар һәм медицина бергәлеге чараларны катгыйландыру өчен чыгыш ясый. Шуңа күрә безнең тарафтан балаларга энергетик эчемлекләр сатуны тыючы федераль закон кабул ителде, ул 1 марттан гамәлгә керде. Ләкин сатучылар җаваплылыгыннан башка закон эшләми, шуңа күрә без алар өчен административ җаваплылык кертәбез дә. Балаларга энергетиканы закон бозып сату отышлы булмаска тиеш".
Штраф гражданнар өчен 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.