Әлфия Когогина: мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә мөмкин кадәр күбрәк чыгарылыш сыйныф укучыларының килүе һәм анда ныклап урнашуы мөһим

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Дәүләт Думасында медицина һәм мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү темасына «хөкүмәт сәгате» узды. Фикер алышуда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, мәгариф министры Сергей Кравцов, мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков катнашты.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Укытучылар һәм табиблар җитмәү мәсьәләсе актуаль проблемалар топында тора, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда килеп туган кадрлар вәзгыятен объектив бәяләргә, шулай ук реаль ихтыяҗлардан чыгып чишелешләр эзләргә кирәк. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә мөмкин кадәр күбрәк чыгарылыш укучыларының килүе һәм анда ныгып калуы мөһим».

«Хөкүмәт сәгате» барышында медиклар һәм укытучылар җитмәү сәбәпләре, шул исәптән авыл җирлегендә, шулай ук кадрлар кытлыгын бетерү һәм җәмгыятькә кирәкле һөнәрләрнең абруен күтәрү чаралары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International