4 мартта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин «ТатарИнформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында чыгыш ясады.
Идарәче ассызыклаганча, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң әһәмиятле чарасы — Россиядә 2007 елдан бирле эшли торган ана (гаилә) капиталы программасы. Башта аны икенче бала туганда ата-аналар алган, ләкин 2020 елдан аны беренче балаларга да түли башлаганнар..
Быел ана капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнгән. Хәзер беренче балага ата-аналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганнан соң гаиләдә икенче бала туган өчен өстәмә түләү 221 895,14 сумга кадәр арттырылды. Татарстанда программа башланганнан бирле 432 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.
Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга (Татарстанда 323 мең гаилә шулай эшләгән), балаларны укытуга (50 меңгә якын гаилә файдаланган инде), 3 яшькә кадәрге балага айлык түләүгә, ата-ананың тупланма пенсиясенә, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга, 10 мең сумнан артмаган калган акчаны бер тапкыр түләүгә тотарга мөмкин.
Эдуард Вафин искәрткәнчә, социаль Фондның Татарстан буенча бүлеге ана капиталын бер генә тапкыр рәсмиләштерә. Әгәр гаилә беренче яки икенче балага сертификат алмаса, ата-аналар аны өченче һәм аннан соңгы балаларга рәсмиләштерергә хокуклы. Программа кагыйдәләре акчалар белән эш итү өчен бер вариант сайларга яки акчаны берничә юнәлеш буенча бүлергә мөмкинлек бирә.
Эдуард Вафин Бердәм пособие рәсмиләштерү кагыйдәләре турында да сөйләде. Бүген республикада аны 190 мең баланың ата-анасы ала. Керемнәре төбәк җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 2025 елда пособие күләме балага 14 621 сумга кадәр һәм йөкле хатыннарга 16 430 сум тәшкил итә.
"Быелдан башлап, өлкән балаларга түләүләр булганда, яңа туган балаларга бердәм пособие актив билгеләнә. Моннан тыш, барлык балаларга бердәм пособие түләү срокларын бер гариза аша синхронлаштырырга мөмкин. Моның өчен пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда гариза бирергә мөмкин, һәм ул вакытта түләү барлык балаларга берьюлы яңа срокка озайтылачак», — дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ведомство җитәкчесе үз чыгышында күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирде. Ул искәрткәнчә, аларда әниләр билгеләнгән яшьтән иртәрәк пенсиягә чыга: өч бала тапкан (уллыкка алган) һәм тәрбияләгән әниләр — 57 яшьтә, дүрт бала аналары — 56 яшьтә, ә биш бала һәм аннан күбрәк тәрбияләгәннәр — 50 яшьтә. Хәзерге вакытта күп балалы 20 269 анага Россия Социаль фондының Республика бүлеге вакытыннан алда иминият пенсияләрен түли.
Чыгышының азагында Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәккә (8-800-100-00-01) һәм Фондның Татарстан бүлекчәсе социаль челтәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.