Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә Казанда сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
"Эш төркеменең чираттагы киңәшмәсен , традиция буенча, министрлык кабинетларында түгел, ә производствода уздырдылар. Бу юлы «Химград» технополисы резидентларының берсе – сыгылмалы төрү материаллары һәм полимер пленкалар җитештерүче «Данафлекс-НАНО»ҖЧҖ мәйданчыгында. Компания берничә субсидия һәм ташламалы займнар алучы булып тора, һәм без Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегаларыбыз белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чараларының илебез предприятиеләрен үстерү өчен нәтиҗәле булуына чынлыкта инандык», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Утырыш барышында 2024 ел йомгаклары буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Татарстан предприятиеләре дәүләт программалары буенча 110 млрд сум федераль акча алды, шул исәптән 102,05 млрд сум «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» программасы буенча, 6,87 млрд сум сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займнары, сәнәгать ипотекасы коралы кысаларында 1 млрд сум тирәсе.
Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «ТР ИВФ» КБО директорының беренче урынбасары Марсель Корбанов, «Данафлекс-НАНО» ҖЧҖ генераль директоры Гадел Галимов катнашты.