«Содружество» платформасында финанс куркынычсызлыгы буенча V Халыкара олимпиадада катнашу өчен теркәлү башланды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

1 марттан 30 мартка кадәр «Содружество» платформасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла торган финанс куркынычсызлыгы буенча V Халыкара олимпиаданың сайлап алу этабының 1нче турына теркәлү узачак.

Олимпиадага I дәрәҗә бирелде. Җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр ала, шулай ук практика узу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге булган стажировка турында тәкъдимнәрне Росфинмониторингтан, Россия банкыннан,«Промсвязьбанк» ГАҖ, әйдәп баручы финанс оешмалары һәм партнерларының финанс мониторингының Халыкара укыту-методик үзәгеннән ала.

Катнашуга Россия һәм чит илләрдән 8-10 сыйныф укучылары һәм 1-3 курс бакалавриат, 1-4 курс специалитет һәм 1 курс магистратурасы студентлары чакырыла.  

Сайлап алу этабының 1нче туры 31 мартта һәр номинация өчен шәхси график буенча узачак. Сайлап алу этабының олимпиада биремнәрен уңышлы үтәгән катнашучылар киләсе этапларда ярыша алачак.

Сайлап алу этабына түбәндәге сылтама буенча теркәлергә:

Бик мөһим! Этап биремнәрен үтәүгә бары тик олимпиадага теркәлгән катнашучылар гына керешә алачак. Теркәлүне алдан ук узарга киңәш итәбез.

Финанс куркынычсызлыгы буенча халыкара олимпиада 2021 елдан Россия Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте патронажы астында уздырыла. Оештыручылар: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Росфинмониторинг һәм җинаятьчел керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору өлкәсендә халыкара челтәр институты  

Дүрт ел эчендә Олимпиада 36 илдән 6 миллионнан артык талантлы яшь кешене берләштерде. Олимпиада финанс иминлеген яшәү нормасы буларак популярлаштыруга, шулай ук яшьләрдә яңа фикер йөртү тибын формалаштыруга юнәлдерелгән: шәхеснең финанс иминлегеннән – дәүләтнең һәм дәүләтләр бердәмлегенең финанс иминлегенә, шулай ук яшьләрне хокукка каршы гамәлләргә тарту куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.

Олимпиада турында тулырак мәгълүмат-сайтта https://rosfinolymp.ru/, «Содружество» платформасында һәм оештыручылар сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International