Татарстан Росреестры: комплекслы кадастр эшләренең нәтиҗәләрен ничек белергә?

2025 елның 21 марты, җомга

Татарстанда комплекслы кадастр эшләре алып барылуы билгеле.

Шуңа бәйле рәвештә гражданнарның берничә соравы туа. Мәсәлән, аларның нәтиҗәләрен кайдан белергә? Коммерцияле булмаган бакчачылыкта комплекслы кадастр эшләре башкарылган очракта, кадастр инженерын чакыртырга кирәкме? Күпфункцияле үзәктә төгәлләштерелгән координаталы кишәрлекнең кадастр планын алырга мөмкинме һ. б.

Татарстан Росреестры эксперты Ләйлә Шәйхетдинова җавап бирә:

- Комплекслы кадастр эшләре дигәндә бер кадастр кварталы территориясендә яки берничә чиктәш кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык күчемсез милек объектларына карата бер үк вакытта башкарыла торган кадастр эшләре аңлашыла. Комплекслы кадастр эшләре үтәлеше нәтиҗәсендә эшләрне башкаручы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына комплекслы кадастр эшләре үтәлеше территориясе чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре, биналар, корылмалар, төгәлләнмәгән төзелеш объектлары турында кертү өчен кирәкле белешмәләр булган территориянең карта-планын әзерләүне тәэмин итә.

Җир кишәрлекләренә карата - мәйдан һәм чикләр, ә капиталь төзелеш объектларына карата чикләр генә билгеләнә. Шулай итеп, комплекслы кадастр эшләреннән соң кадастр инженерына бинаның башка характеристикаларын кертү өчен техник план әзерләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комплекслы кадастр эшләре буенча Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мәгълүматлар кертелгәннән соң, капиталь төзелеш кишәрлекләре һәм объектлары чикләре «Киңлек мәгълүматлары милли системасы»порталында ачык кадастр картасында күрсәтеләчәк. Шулай ук күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында җир кишәрлегенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ бирергә мөмкин.

Күпфункцияле үзәк кишәрлекнең кадастр планын тәкъдим итми. Әмма Росреестр Идарәсенең ТР буенча   рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru «Эшчәнлек» бүлегендә «Кадастр исәбенә алу» кушымтасында, алга таба «Комплекслы кадастр эшләре»ндә ККРНЫҢ нинди территорияләрдә узуы һәм быел аларны кайда уздыру планлаштырылуы турында мәгълүмат бар.

Комплекслы кадастр эшләре башкаручысы «Роскадастр» гавами-хокукый компаниясе комплекслы кадастр эшләре уза торган коммерцияле булмаган бакчачылык рәисләре белән киңәшмәләр үткәрә һәм аларга әлеге эшләрнең бөтен процедурасын аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International