Менделеевск проекты Беренчеләр хәрәкәте конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

10 нчы номерлы «Миләшкәй»  балалар бакчасы «Нахимичим» балалар химия лабораториясе" проекты белән «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант конкурсында өченче тапкыр җиңү яулады. Грант суммасы 2 млн. 44 мең сум.

Быел балалар өчен «Д.И. Менделеев эзләре буенча» Бөтенроссия конкурсын, «ХИМИЯ ФЕСТ» Бөтенроссия форумын уздыру планлаштырыла, анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гына түгел, 7 яшьтән 9 яшькә кадәрге мәктәп укучыларын да җәлеп итү күздә тотыла.

Грант акчаларына балалар белән фән дөньясына тирәнрәк чуму өчен химия лабораториясен яңа җиһазлар белән тулыландыру планлаштырыла: цифрлы һәм айти-лабораторияләр, робот техникасы, гидропоника,  . 

2025 елда Россиянең 89 төбәгеннән барлыгы 5567 гариза бирелгән, «Миләшкәй» балалар бакчасы проекты лидерлар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International