Чара С.Гассар исемендәге мәдәният йортында узды.
Концерт номерлары ватанпәрвәрлек темасына, гаилә кыйммәтләренә, халык гореф-гадәтләренә, буыннар дәвамчанлыгына багышланган иде.
Концертта катнашучыларга район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева мөрәҗәгать итте:
- Бу гадәти концерт түгел, бу искиткеч сәхнәдә укытучыларыбыз – безнең артистларыбыз күрсәткән күчмә батырлык һәм горурлык дәресе. Без Бөек Җиңү китергән тарихи көннәргә чумдык. Педагоглар иҗат аша ватанпәрвәрлекнең көндәлек хезмәт, хәтер һәм хөрмәт икәнлеген күрсәттеләр.
Фестиваль барлык милек формасындагы предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар коллективлары, шулай ук теләге булган барлык үзешчән артистлар арасында уздырыла.
"Туган илем, данлы улларың белән горурлан" дип аталган XXIV район халык иҗаты фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.Ул район башлыгы патронажы астында үткәрелә.