«Барлык ветераннар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар игътибарга һәм ярдәмгә лаек, шуңа күрә безнең бурыч-аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү»

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

"Барлык ветераннар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар игътибарга һәм ярдәмгә лаек, шуңа күрә безнең бурыч — аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү", —  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча   бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстан Республикасы министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларына багышланган брифингта чыгыш ясаганда, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әлеге категория гражданнар өчен төбәктә гамәлгә ашырыла торган социаль түләүләр һәм хезмәтләр турында җентекләп сөйләде.  

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр  

Президент Указы нигезендә, ел саен ветераннар өстәмә 10 000 сум ала, ә юбилей даталарында суммалар арта. 2025 елда, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Россиянең Социаль фонды Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, аларның тол хатыннарына, шулай ук «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә», «Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә»тамгалары белән бүләкләнгән гражданнарга 80 мең сум күләмендә түләү җибәрәчәк. Бу күләмдә түләү шулай ук концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына күчереләчәк. 55әр мең сумны фонд тыл хезмәтчәннәренә һәм балигъ булган фашизм тоткыннарына җибәрәчәк.

"Яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да түләүгә хокуклы. Җиңүнең 80 еллыгына 80 000 һәм 55 000 сум күләмендә түләүләр апрельдә пенсия белән бергә автомат рәвештә күчереләчәк", - дип ассызыклады Эдуард Вафин.

 

Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр  

Айлык акчалата түләү (ЕДВ) – Бөек Ватан сугышы ветераннарын да, махсус хәрби операция катнашучыларын да колачлый торган иң массакүләм ярдәм чараларының берсе. Тиешле таныклыгы булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык акчалата түләү социаль хезмәтләр җыелмасының (НСУ) бәясен тотып калмыйча тулы күләмдә билгеләнә – йә гариза буенча, йә автомат рәвештә Оборона министрлыгы мәгълүматлары нигезендә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы өч төп өлешне үз эченә ала: дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы белән тәэмин итү; авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курортта дәвалануга юлламалар; дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта түләүсез бару һәм кире кайту. 

Эдуард Вафин системаның сыгылмалылыгын ассызыклап үтте:"Ветераннарның һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар: акчалата эквивалентта гына акча алырга яки социаль хезмәтләр җыелмасыннан – мәсәлән, бушлай дарулар яки юлламалардан файдаланырга, чөнки хәзер алар өчен сәламәтлек беренче урында".  

 

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары

Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән социаль ярдәм чаралары ала. Бу хәрбиләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган түләү (180 көннән йөклелек срогы белән 42 285 сум) һәм 3 яшькә кадәрге балага хезмәт чорына айлык түләүләр (18 285 сум), әгәр мөрәҗәгать хезмәт вакытында яки хезмәт тәмамланганнан соң 6 айлык срокта бирелгән булса. Моннан тыш, гаиләләр бала туганда һәм тәрбияләгәндә айлык пособиегә дәгъва итә ала, шул исәптән 12 атнага кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызлар да.  

 

Тернәкләндерүнең техник чаралары  

2025 елдан тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү ике ысул белән мөмкин: дәүләт контрактлары яки «МИР»картасына бәйләнгән электрон сертификат аша. Гариза Дәүләт хезмәтләре, клиент хезмәтләре яки күпфункцияле үзәк аша бирелә, берничә чараны күрсәтә – култык таякларыннан алып электр приводлы кресло-коляскаларга кадәр һ.б. акча казначылыкта резервлана, ә сатып алу ветеран тарафыннан мөстәкыйль башкарыла, бу процессны гадиләштерә.  

 

Шифаханә-курорт дәвалануы һәм тернәкләндерү  

Ветераннар һәм махсус хәрби операция катнашучылары медицина күрсәткечләре белән (070/У белешмәсе) Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә 21 көнгә кадәр дәвам иткән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар сорап мөрәҗәгать итә алалар, анда бару һәм кире кайту бушлай. 2025 елдан демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр медицина күрсәткечләре буенча социаль фонд учреждениеләрендә тернәкләнү уза, I төркем инвалидлар һәм Россия Геройлары өчен –чиратсыз хезмәт күрсәтү, ә озатып йөрүчеләрнең йөрүе һәм яшәве документлар белән гариза биргәндә компенсацияләнә.  

Идарәче ассызыклаганча: "Без Россия Социаль фондының 12 үзәгендә тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануын тәэмин итәбез. Реабилитация медик-социаль экспертиза мәгълүматларын исәпкә ала, әмма үзәкләр үзләре дә диагностика үткәрә һәм дәвалау билгели. Ветераннарның вакытын экономияләү өчен марттан дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә мөмкин булачак".  

 

Доклад ахырында Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча 8-800-100-00-01 Бердәм контакт-үзәгенә һәм ВКонтакте, Одноклассники, Telegram социаль челтәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International