Әлфия Когогина: "Бердәм Россия" кече һәм урта эшмәкәрлекнең кредит каникулларына керү мөмкинлекләрен мөмкин кадәр киңәйтә

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта законнарга үзгәрешләр кабул итте, алар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм үзмәшгульләр биш елга бер тапкыр ярты елга кредит каникулларын рәсмиләштерә алачак. Бу аларның банкротлык куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек»  проектының федераль координаторы Әлфия Когогина: «Безнең инициатива «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында туды. Исегезгә төшерәм, пандемия чорында кече һәм урта бизнес субъектлары өчен мондый ярдәм чарасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм күп кенә предприятиеләргә банкротлыктан котылырга, бу катлаулы чорны узарга һәм вакыт узу белән түләү сәләтен торгызырга ярдәм итте. Һәм бүген без заемщикларга ниндидер махсус өстәмә таләпләр куймыйбыз,мәсәлән, керем күләмен киметү яки икътисадның билгеле бер тармакларында эшләү. Беренче тапкыр кредит каникулларын рәсмиләштерү мөмкинлеге миллионлаган үзмәшгуль гражданнарда барлыкка килә. Шул рәвешле, без эшкуарлык эшчәнлегенең барлык субъектлары өчен бу чарага ярдәм итүне мөмкин кадәр киңәйтәбез».

Каникуллар бирелә торган кредитның максималь күләмен Хөкүмәт билгеләячәк. Тиешле максимумнар билгеләнгәнче, закон проекты түбәндәге чикләрне күздә тота: үзмәшгульләр өчен – 10 млн сум, микропредприятиеләр өчен – 60 млн сум, кече предприятиеләр өчен – 400 млн сум һәм урта предприятиеләр өчен – 1 млрд сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International