Кулланучы әлифбасы: сорау-җавап!

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

"Кибеттән суыткыч камера сатып алдым, ул бер ел да хезмәт итмичә ватылды. Сатучыга ремонтка китерү турында сорау белән мөрәҗәгать иттем, алып килегез, диделәр. Суыткычны гарантияле ремонт үткәрү өчен сервис үзәгенә кем илтергә тиеш һәм кире кайтырга тиеш?"- шундый сорау белән кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының " Кайнар линия" телефонына мөрәҗәгать итте.

Белгечләр түбәндәгеләрне аңлаттылар::

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 18 статьясының 7 пункты нигезендә, эре габаритлы товарны һәм 5 килограммнан артык авырлыктагы товарны ремонтлау, бәясен киметү, алмаштыру һәм (яисә) кулланучыга кайтару өчен сатучы көче һәм хисабына башкарыла. Әлеге бурычны үтәмәгән очракта, шулай ук сатучы кулланучы булган урында булмаганда күрсәтелгән товарларны китерү һәм (яисә) кире кайтару кулланучы тарафыннан башкарылырга мөмкин. Бу чакта сатучы товарны китерүгә һәм (яисә) кире кайтаруга бәйле чыгымнарны капларга тиеш. Сатучының товарны илтеп җиткерү һәм (яисә) кире кайтару буенча сез тоткан чыгымнарны каплау бурычы товарны кимчелекләре булган килеш саткан очракта гына барлыкка килә. Әгәр дә сервис үзәге җитешсезлекнең сезнең гаебегез белән килеп чыгуын ачыкласа һәм исбатласа, сатучы сезгә тотылган чыгымнарны каплаудан баш тартырга хокуклы.

Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алу өчен сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына, шулай ук «кайнар линия» телефонына (88552: 71-43-03) мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International