Әлфия Когогина: махсус хәрби операциядә яраланганнарның туганнары өстәмә ял алу хокукы алачак

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта махсус хәрби операциядә яраланганнарның   ата-аналары, хатыннары һәм балалары елына 35 календарь көнгә кадәр дәвам иткән түләүсез ял алу хокукын алачак закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек»  проектының федераль координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без кабул иткән закон нигезендә махсус операциядә яраланганнарның  ата-аналары, ирләре (хатыннары), балигъ булган балалары 35 көнгә өстәмә түләүсез ял алу хокукына ия булачак, һәм эш бирүче аны бирергә тиеш булачак. Инициатива гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм махсус операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән очрашулар барышында кабул ителгән сораулар нигезендә әзерләнгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен 125 закон чыгару инициативасы безнең фракция тарафыннан әзерләнгән инде, һәм бу эш дәвам итәчәк"»

Махсус хәрби операциядә катнашучы үлсә, ата-аналар, тол хатыннар (тол ирләр) һәм балалар хезмәт хакы сакланмыйча 14 көнгә кадәр өстәмә ял рәсмиләштерә алачак.

Хәзерге вакытта күрсәтелгән чаралар өлешчә гамәлдә һәм һәркемгә дә кагылмый. Исемлеккә һәлак булучыларның яки яралану яки авыру нәтиҗәсендә вафат булган  ирекле яки милли гвардия хезмәткәрләре булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары кертеләчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International