Дәүләт Думасы кулланучыга өстәмә товарлар, эшләр, хезмәтләр тагуны тыя торган закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, rече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина: «Кабул ителгән инициатива гражданнарның хокукларын яклауга – намуссыз сатучылар тарафыннан өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләр тагуга юл куймауга юнәлдерелгән. Сатып алучыларны артык чыгымнардан, отышлы булмаган шартларда килешүләр төзүдән сакларга кирәк. Сатучылар, башкаручылар һәм агрегатор хуҗалары мондый тагуның закон бозу булуын аңларга тиеш».
Закон тулы бер чаралар комплексын билгели, шулар арасында:
- өстәмә товарларны, хезмәт күрсәтүләрне һәм эшләрне аерым түләүгә сатуны бары тик кулланучы ризалыгы белән генә башкарырга;
- төп товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу турында шартнамә төзегәнче аларны көчләп тагуны тыюны билгеләргә;
- гражданнарның аларның ризалыгыннан башка бирелгән, өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиешле товарлар, хезмәтләр һәм эшләр өчен акчаларны кире кайтаруны таләп итү турында белдерү хокукы бирү;
- өстәмә товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга ризалык турында автомат тамга куюны яисә сатучының аны кулланучы өчен белдерүен төшереп калдырырга;
- өстәмә товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга башлангыч ризалыкны күздә тота торган шартлар булдыруга юл куймаска.