Дәүләт Думасы банкротлыкка чыккан төзүчеләрнең җир кишәрлекләрен төбәкләргә тапшыру турында закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина: «Закон элек территорияләрне үстерү фондына компенсация буларак тапшырылган җирләрне төзекләндерү белән бәйле проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән. Элегрәк территорияләрне үстерү фонды алданган өлешчеләргә ярдәм итү чыгымнарын компенсацияләү максатыннан, җирләрне төзүчеләргә саткан, ә тегеләре, үз чиратында, социаль инфраструктурасыз күпкатлы йортлар төзегән. Кабул ителгән инициатива РФ субъектларына заявка бирергә, җир кишәрлеген рәсмиләштерергә һәм аны, иҗтимагый әһәмиятле бурычларны хәл итүне исәпкә алып, төбәк ихтыяҗлары өчен файдаланырга мөмкинлек бирә».
Документ «Территорияләрне үстерү фонды" гавами-хокукый компаниясе турында» һәм «Бөлгенлек (банкротлык) турында» федераль законнарга үзгәрешләр кертә.