Дәүләт Думасы беренче укылышта суверенитетны тәэмин итүгә һәм Россия куркынычсызлыгын чит ил тыкшыну омтылышларыннан саклауга юнәлдерелгән өч закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Илне һәм гражданнарны дустанә булмаган дәүләтләрнең тыкшынуыннан һәм басымыннан яклау буенча системалы эшне дәвам итеп, өч инициативаны бертавыштан хупладылар. Документлар кайбер хокукый кимчелекләрне бетерә. Мәсәлән, хәзер чит ил агентлары, физик һәм юридик затлар буларак, җаваплылыкка тартылачак һәм чит илдән дистанцион рәвештә гамәлгә ашырыла торган җинаятьләр өчен суд каршына басачак. Шулай ук без дустанә булмаган оешмаларга ярдәм итүчеләргә яки чит ил агенты буларак безнең сәяси системаны көчсезләндерергә тырышучыларга карата җаваплылык кертәбез».
Закон проектлары белән, аерым алганда, тәкъдим ителә:
-РФ катнашмаган халыкара оешмаларның (мәсәлән, Халыкара җинаять суды) яисә чит ил дәүләт органнары карарларын үтәүгә булышучы затларны, әгәр алар илебез иминлегенә каршы юнәлдерелгән булса, шулай ук гражданнарны хәрби-техник эшчәнлек өлкәсендә дәүләткә каршы кулланылырга мөмкин булган белешмәләр җыюга, хәбәрләр һәм материаллар таратуга һәм аларны төзүдә катнашуга җәлеп итүчеләрне чит ил агентлары дип танырга;
-суд тикшерүен илдән киткән һәм хокукка каршы гамәл кылган гаепләнүче катнашыннан башка үткәрүгә юл куярга. Норма якынча 20 җинаять составына кагылачак: террорчылыкка, экстремизмга, территориаль бөтенлекне бозуга, массакүләм тәртипсезлекләргә, агрессив сугыш башлауга ачыктан-ачык өндәүләр, РФ Кораллы Көчләре турында фейклар тарату һәм аларны дискредитацияләү, хәрби каберлекләрне һәм һәйкәлләрне юк итү яки зарарлау, нацизмны тернәкләндерү һәм башкалар.;
- Россия катнашмаган халыкара оешмаларга ялланып яки түләп ярдәм иткән өчен җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы кертергә;
- Россиягә каршы санкцияләргә чакыру өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы билгеләргә;
- РФ Хәрби көчләрен табыш алу ниятеннән яки ялланып дискредитацияләүчеләргә җитдирәк җинаять җаваплылыгы янаячак.
Әлеге җинаятьләр кылынган барлык очракларда мөлкәтне конфискацияләү кулланылачак.