Әлфия Когогина: төбәкләрнең кредитлары исәптән чыгарылачак һәм илкүләм проектларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк

2025 елның 11 апреле, җомга

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта РФ Бюджет кодексына төзәтмәләр кабул итте, алар нигезендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен төбәкләргә кредитлар исәптән чыгару мөмкинлеге карала.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты өстендә эшләү барышында РФ Президентының төбәкләрнең бюджет белән тәэмин ителешенең чик дәрәҗәсен 0,65 тән 0,85 кә кадәр арттыру турындагы карарын үтәү йөзеннән мөһим норма икенче укылышка кертелде. Федерация субъектлары бушаган бурычларның өчтән ике өлешен илкүләм проектларга һәм махсус операциягә бәйле чыгымнарга юнәлтә алачак. Тагын бер төзәтмә 2025 елда төбәкнең вазыйфаи затлары төбәк вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында карар чыгарган очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлардан кергән керемнәрнең 100%  РФ субъектлары бюджетларына күчерүне саклый. Бу карар төбәкләргә алар бурычларны каплаган шактый акчаларны азат итәргә һәм аларны икътисадны, социаль өлкәне үстерүгә һәм хәрбиләргә ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк"»

Закон проекты белән түбәндәге тәртип ачыклана:

- РФ субъектларының бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешен, шулай ук федераль бюджет акчаларыннан файдаланган өчен бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешенә исәпләнә торган түләүләрне исәптән чыгару нәтиҗәсендә бушаган акчалардан файдалануы. 2025-2029 елларда федераль бюджет акчаларыннан файдаланган өчен бюджет кредитлары буенча бурычның өчтән ике өлешенә исәпләнә торган түләү 2030 елга күчерелә;

- федераль бюджет һәм РФ субъектлары бюджетлары арасында юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны бүлү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International