2020 елдан башлап Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ана капиталына сертификатларны актив рәвештә, фондка мөрәҗәгать итмичә дә рәсмиләштерә. Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат рәсмиләштерелгән инде.
Актив форматтагы иң беренче Ана сертификаты 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелгән. Беренче электрон сертификатка Лениногорск шәһәреннән яшь гаилә ия булды. Лилия һәм Ленар Багаувлар аны 2020 елның мартында беренче балалары-кызлары Амелия туу сәбәпле алдылар.
"Бу бик уңайлы сервис. Бала туу белән без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, һәм әлбәттә инде, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. 10 көннән соң дәүләт сертификаты минем шәхси кабинетыма электрон рәвештә килгәч, нинди гаҗәпләнү булды", - ди Лилия.
Ана капиталына Сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирә торган баланың тууы турындагы белешмәләр автомат режимда Россия Социаль фондына гражданлык хәле актларын рәсмиләштерүнең дәүләт реестрыннан керә, белгечләр тарафыннан эшкәртелә һәм Россия Социаль фонды сайтында яисә дәүләт хезмәтләре порталында ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни ала. Иң мөһиме, аның Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булуы.
"Әгәр туу турындагы таныклык инде кулларда икән, ә дәүләт хезмәтләрендәге сертификат һаман да килмәгән икән — берничә көн көтегез, мәгълүматларны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алучы балалы гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза бирү тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турында белешмәләрне тәрбиягә бала алучы ата-аналар гына тапшыра ала. Моның өчен Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кирәк булганда сертификатның цифрлы версиясен бастырып чыгарырга яки компьютерда сакларга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән.
Ана капиталы суммасы сертификатта аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә, шул ук вакытта капитал күләме (яки аның калган өлеше) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алмаштыру таләп ителми: арттыру автомат рәвештә бара, ә капиталның яңа суммасы (яки аның калдыгы) турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Өземтә онлайн төзелә һәм ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 шалтырату бушлай.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда:ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.