Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 26 декабрендәге 1969-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында республика оешмаларын чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез арттыруга стимуллаштыру максатларында үткәрелә.
Аның төп оештыручылары булып «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» федераль бюджет учреждениесе тора. Проектка мәгълүмати ярдәмне "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы күрсәтә.
Конкурста катнашу игълан ителгән продукция/хезмәтләрнең конкурентлыкка сәләтлелегенә бәйсез эксперт бәясен һәм сыйфат, норматив-метрологик тәэмин итү, куркынычсызлык, ресурслар һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге заманча таләпләргә туры килү предметына оешма эшчәнлеге турында гомумсистема күзаллауларын алырга мөмкинлек бирә.
Продукция/хезмәтләр конкурсы лауреатлары һәм дипломантлары булган оешмалар конкурс логотибын маркетинг максатларында куллану, аны озата баручы документациядә һәм үз продукциясе төргәгендә урнаштыру хокукына ия булалар. Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр турындагы мәгълүмат республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырыла, шулай ук конкурста җиңүчеләрнең еллык каталогына эләгә, ул Татарстанның бизнес-бергәлекләре арасында таратыла, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, муниципаль районнар башлыкларына, шулай ук Татарстан Республикасының сәүдә вәкиллекләренә җибәрелә.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасын Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгару хокукы бирелә.
Тулырак: https://test.tatarstan.ru/contest2.htm