Менделеевскида күп төрле компьютер ярышлары буенча «Буыннар бәйләнеше» республика чемпионатының муниципаль этабы узды

2025 елның 18 апреле, җомга

Менделеевск шәһәрендә Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче мәктәп базасында күп төрле компьютер ярышлары буенча «Буыннар бәйләнеше» республика чемпионатының муниципаль этабы узды. 

Чемпионат балалар, ата-аналар һәм өлкән яшьтәге гражданнар арасында заманча компьютер технологияләрен популярлаштыру өчен «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында оештырылды. Чара Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге һәм мәгариф идарәсе ярдәмендә узды.

Пенсионерлар берлеге рәисе Валентина Мамакова хәер-фатиха сүзе белән чыгыш ясады, ә информатика укытучысы Елена Переина ярышларның шартларын аңлатты. 

Чемпионатта 5 гаилә командасы катнашты, алар Яндекс, смартфоннарда кушымталар белән эшләү күнекмәләрен һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны белүләрен күрсәттеләр. Нуриевлар гаиләсе Чемпионатның II этабында 1 урынны яулады һәм район исеменнән чыгыш ясаячак.

Барлык катнашучыларга да мәктәптән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Гаилә» илкүләм проекты буенча гаиләләрне һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудырыла: ярдәм чаралары киңәйтелә, өлкән буынга актив озын гомер итү өчен шартлар тудырыла, булачак ата-аналарга сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International