Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына бушлай хокукый ярдәм күрсәтүнең бердәм көне

2025 елның 19 апреле, шимбә

Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бушлай хокукый ярдәм күрсәтүнең бердәм көне.

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны, «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру һәм 2025 елның 25 апрелендә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 7Ф йорты 1 кат адресы буенча урнашкан Менделеевск районында Татарстан Республикасы Хезмәт , халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органы бинасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү максатларында    Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
 
Чара тар белгечләрне (Менделеевск районы прокуратурасы, РФ Социаль фондының Менделеевск районындагы ТР буенча идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, район Башкарма комитетының юридик бүлеге, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, адвокатлар, нотариуслар, Ватанны саклаучылар фонды белгече һәм суд приставларының район бүлеге хезмәткәрләре) җәлеп итеп оештырыла
 
Алдан язылу өчен телефон: 2-79-05, үзең белән Бөек Ватан сугышы ветераны яисә аның гаилә әгъзасы статусын раслаучы документ булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International