Бүген җылы һәм тантаналы атмосферада җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән район җитәкчесе Роберт Искәндәров котлады.
"Сезнең һәрберегез безнең төбәк үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Әйдәгез, бергә эшләүне дәвам итик, бер-беребезгә ярдәм итик һәм яңа казанышларга омтылыйк!"- дип билгеләп үтте Роберт Ринат улы үз чыгышында.
Очрашу кысаларында алдынгы хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
Барлык җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз һәм туган районыбыз хакына хезмәттә уңышлар телибез!