Менделеевскида «Росток " фестиваленең Гала-концерты узды

2025 елның 27 апреле, якшәмбе

С.гассар исемендәге мәдәният йортында «Росток» республика балалар халык иҗаты фестиваленең гала-концерты булды, анда Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала катнашты. Менделеевск районы С.Гассар исемендәге мәдәният йорты, мәдәният идарәсе һәм Халыклар Дуслыгы Йорты тарафыннан оештырылган фестиваль халык гореф-гадәтләрен саклауга һәм үз халкының мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Яшь талантлар «Вокал», «Хореография» һәм «Нәфис сүз» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гала-концерт программасында рус, татар, мари һәм удмурт телләрендә 20дән артык иҗади номер тәкъдим ителде. 

Соңыннан лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.

Барлык катнашучыларга да матур чыгышлары өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International