РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз округы халкы өчен район газеталарына язылу рәсмиләштерде.
"Һәр ярты ел саен район газеталарына язылу кампаниясен хуплыйм һәм хөрмәтле ветераннарыбызга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләк итеп язылам. Һәм кире элемтә алганда-бу бик илһамландыра һәм шатландыра", - дип шәрехләде Когогина.
"Барысын да укыйм, беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр. Мин интернетта утырмыйм, шуңа күрә газета төп мәгълүмат чыганагы булып тора. Район яңалыкларын аның ярдәме белән генә беләм», – ди Әгерҗе районының Исәнбай авылында яшәүче Әнисә ханым, бүләккә язылу алган махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе.
Әнисә апа җомга көнен түземсезлек белән көтүен яшерми, чөнки ул көнне хат ташучы район газетасын алып кайта, ә ул барлык рубрикаларны, материалларны укый.
«Әгерҗе хәбәрләре» һәм «Менделеевск яңалыклары» газеталарына депутаттан бүләккә Әгерҗе һәм Менделеевск районнары халкы язылды.